Гыйнвар аенда Азнакай шәһәренең Ак мәчете башлангыч мәдрәсәсендә укучы бер төркем шәкертләр Әлмәт һәм Лениногорск районнарына сәяхәт кылып кайттылар. Биредә алар татар халкының бөек галимнәре Ризаэтдин Фәхретдиннең музеен һәм Габдрәхим Утыз Имәнинең каберен зиярат кылдылар.
Мәдрәсә мөгаллимәсе Сөмбел абыстай Шакирова менә инде 3 ел үз шәкертләрен татар мәгърифәтчеләре тарихы һәм мирасы белән таныштыра. “Диния нәзарәте раслаган укыту программасында Ислам үсешенә зур өлеш керткән безнең галимнәрнең, мәгърифәтчеләрнең тормыш юлларын, хезмәтләрен өйрәнү каралган. Кичүчат һәм Тимәш авылына баруыбызның максаты да – татар халкын күп еллар буе аң-белемле итү өстендә эшләгән галимнәребезнең мирасларын өйрәнү, халыкка аларны таныту иде”, -дип аңлатты безгә Сөмбел абыстай.