Татарстан мөфтие Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев белән очрашты

09 февраль 2015 ел 10:17

7 февраль көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев белән очрашу үткәрде. Очрашуда Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты.

Алар райондагы дини вәзгыять һәм җирле мәхәлләләрнең эшчәнлеге буенча фикер алышты. Камил хәзрәт  район җитәкчелегенең дини мәсьәләләргә игътибарлы булулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Киләчәктә ике як өчен перспективалы булган өлкәләрдә хезмәттәшлекнең дәвамлы булуына ышаныч белдерде.

Аннан соң алар ТР МДН командалары арасында үкәрелгән хоккей турнирының тантаналы ачылыш чарасында катнаштылар.

Монардан тыш, мөфти Кукмара мәдрәсәсендә дә булды. Уку-укыту эшчәнлеге белән якыннан танышты, мәдрәсә директоры Ришат Курамшин һәм биредә белем алаган шәкертләре белән аралашты, нәсихәтен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана