"Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәре мәхәллә халкы сорауларына җавап бирделәр

09 февраль 2015 ел 10:28

6 февральдә Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә мөгаллимнәр мәхәлләдә яшәүче дин кардәшләребез белән очраштылар. Очрашу “сорау-җавап” рәвешенә корылган иде, ягъни чарага килгән һәркем үзен кызыксындырган сорауны мөгаллимнәргә бирә алды. Әйтик, мондый төрдәге сораулар яңгырады: “Ипотека алырга ярыймы?”, “Йорт сатканда һәм башка очракларда зәкят түләнәме?”, “Хатынның һәм ирнең бурычлары нинди?” һәм башкалар.

Мондый очрашулар “Ак мәчет”тә даими үткәрелеп килә. Шуңа күрә мәхәллә кешеләре алдан ук сорауларын әзерләп куя һәм чираттагы сөйләшүдә аңар җавап таба ала.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана