Сергей Матвиенко Татарстан мөфтиенә Кәгъбәтулладагы Кара ташның бер кисәген бүләк итте

09 февраль 2015 ел 18:16

Бүген Татарстан мөфтиятенә танылган эшкуар, РФ Федерация советы рәисе Валентина Матвиенко улы  Сергей Матвиенко килде. Очрашу вакытында ул мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзенчәлекле бүләк - Кара таш -  “Хаҗәр әл-әсвад” бүләк итте. “ Әлеге ташның мөселманнар өчен кыйммәттен аңлап һәм зур ихтирамымны белдереп, Сезгә бүләк итәм, - диде ул. – Ул минем кулга 10 ел элек бик очраклы рәвештә килеп эләкте. Мин тарихи тикшерүләр белән шөгыльләнәм, шуңа күрә бу артекфактның бер коллекционерда саклануын белдем. Һәм аны Борынгы халык инкларның метеорит коралына алыштырдым». Әлеге табыш аны ислам белән кызыксынуга да этәргән. 

Мөфти эшкуарны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде һәм нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды.

Бөтен дөнья күләмендә төрле кыйммәтле тарихи  артефактлар җыючы һәм үзенчәлекле коллекциягә ия эшкуар кунак мөфти белән аралашканда ислам фәннәре, ислам билгеләре, суфыйчылык белән кызыксынуын сөйләде. Аның фикеренчә, хәзерге фәнне аңлар өчен борынгы гыйлемне белергә кирәк. Сергей Матвиенко бүгенге заман фәненә ислам цивилизациясе зур йогынты ясаган дип саный.

Кара таш тарихына килгәндә исә, ул бик тә гыйбрәтле. 930 елда карматлар сектасының Мәккәне яулап алуы мәгълүм. Алар Кәгъбәтулланы талыйлар һәм Кара ташны Бәһрәенгә алып китәләр. 22 ел аны үзләрендә тоталар. Ислам тарихыннан күренгәнчә, алар хаҗ кылуны хорафат гамәл итеп санаганнар.

Мәккәгә Кара ташны кире ватылган килеш кайтаралар. Бүгенге көндә көмеш кыса ташны таралып китмәслек итеп тота. Шулай итеп ул бер бөтен булып саклана. Тарихчылар фикеренчә, ташның бөтен кисәкләре дә табылмаган, бер урынга җыелмаган.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана