«Иманның татлылыгы. Сахих Бохари (хәдисләр)” китабы дөнья күрде

10 февраль 2015 ел 11:30

ТР МДНнең “Хузур” нәшрият йорты «Иманның татлылыгы. Сахих Бохари (хәдисләр)” китабын нәшер итте.

Әл-Бохари ислам дөньясында киң танылган хәдисләр җыентыгы - күптомлы «Әл Җамигъ әс-Сахих» («Ышанычлы хәдисләр җыелмасы») китабы авторы, исламият галиме. Әлеге җыентыкны төзегәндә әл-Бохари 1000 дин галиме белән киңәшә, 600 мең хәдисне тикшерә, 200 мең хәдис язып ала, шулар арасыннан дөреслеккә туры килә дип исәпләгән 7397 хәдисне сайлап ала. Шул заманда ук «Әс-Сахих» фикъһ өлкәсендә мөһим кулланма буларак таныла. 1917 елга кадәр әл-Бохари туплаган хәдисләр Казанда берничә тапкыр басыла. 1990 еллардан соң хәдисләр җыентыгының татар һәм рус телләрендәге берничә кыскартылган нөсхәсе нәшер ителде.

Мәгълүм булганча, 2014 елның октябрь аеннан башлап, интернетта Апас районы судының әлеге җыентыкны тыю хакында карар кабул итүенә бәйле хәбәрләр тарала башлады.  Узган атнада әлеге хәбәрләрнең дөреслеккә туры килмәве билгеле булды.  Татарстан Республикасы Прокуратурасы үзенең рәсми сайтында Татарстан Югары суды карарын урнаштырды. Югары суд җыентыкны тыюга дәгъва белдерүче төркемнең эшен туктату турында карар чыгарды. “Дәгъва белдерүчеләр суд Сахих әл-Бохари җыентыгын тыйган дип уйлап ялгышканнар. Әлеге дин әһеленең хезмәтләре бөтен дөньяда Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләренең ышанычлы җыентыгы буларак танылган. Мөселманнар өчен имам Әл-Бохариның дини, фәнни һәм тарихи дәрәҗәсе беркайчан да шик астына алынмады. Апас районы суды Google компаниясенең веб-сервисы автомат рәвештә инглиз теленнән тәрҗемә иткән дини текстны бәяләгән.  Әлеге текст беренче чыганактан очраклы гына сайлап алынган һәм асыл мәгънәне бозган гыйбарәләрдән тора”  -дип белдерде Прокуратура.  

Сахих әл-Бохари хәдисләренең бер генә басма тәрҗемәсе дә тыелмаган, Россия мөселманнары аны татарча да, русча да ирекле файдалана ала, дип ассызыклы Прокуратура.

Мөселманнар өчен зур кыйммәткә ия китапка бәйле хәлләрдән соң ТР МДН аны кабат нәшер итәргә һәм дин кардәшләребезгә таратырга карар итте. Шулай итеп, “Хузур” нәшрият йорты сайланма хәдисләр  җыентыгы  нөсхәсен бастырып та чыгарды.  

Китапны нәшрият кибетләреннән алырга була. Нәшрият йортының рәсми сайты  huzur.ru, электрон почта: huzur.inform@mail.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана