Актаныш, Саба, Мамадыш районнары имамнары белем күтәрә

10 февраль 2015 ел 11:56

Бу көннәрдә Россия ислам институтында дин әһелләре өчен махсус оештырылган курсларда Актаныш, Саба, Мамадыш районнары  имамнары дини белемнәрен ныгыта. Укуларга барлыгы 30лап имам җыелды. Алар ике атна дәвамында “Коръән уку методикасы һәм кагыйдәләре”, “Ислам гакыйдәсе”, “Имам вазыйфалары”, “Гыйбадәт нигезләре”, “Татар илаһияте тарихы” кебек дәресләрне укыйлар.

10 февральдә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин авыл имамнары белән очрашты. Рөстәм хәзрәт авылларда дини эшчәнлек алып баручы имамнарга мөфтинең сәламнәрен, теләкләрен җиткерде. Нәзарәт эшчәнлеге, мәхәлләләр системасы хакында сөйләде. “Сез үзегезне ялгыз бер имам гына итеп уйламагыз. Һәр имам артында мәхәлләсе, диния нәзарәте тора. Халкыбызга дин кыйммәтләрен җиткерүдә, дини чаралар уздыруда Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!” –диде ул.   

Дин әһелләренең квалификациясен күтәрү курсларын ТР МДН һәм РИИ оештыра. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана