Мөфти Мөслим башлыгы белән очрашты

10 февраль 2015 ел 16:29

Бүген, 10 февральдә,  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән очрашты. Рәсми очрашу Татарстан мөфтиятендә узды.

Мөфти хәзрәтләре рәсми кунакка нәзарәтнең киң кырлы эшчәнлеге хакында сөйләде.

Нигездә сүз, җирле хакимиятләрнең  традицион рухи кыйммәтләрне торгызу максатыннан мөселман мәхәлләләренә ярдәме хакында  барды. Рамил Муллин мөфтигә Мөслим районында мөселманнар белән бергә алып барылган эшләр хакында җентекләп сөйләде.

Камил хәзрәт, районда алга таба да  мәчетләрдә дәгъват, мәгърифәтчелек эше һәм җирле халыкка ислам  кыйммәтләрен аңлату дәвам иттерелүенә өметен белдерде.    

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана