Татарстан мөфтие эшлекле сәфәр белән Тәтеш районында

11 февраль 2015 ел 11:26

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Тәтеш районына эшлекле сәфәр кыла. Иртән ул район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән очрашты. Алар җирле хакимият һәм мөхтәсибәтнең үзара эшчәнлеге, райондагы дини вәзгыять һәм мәчетләрдә агымдагы елда алып барылачак эш юнәлешләре турында сөйләште. Тәтештәге яңа Кадрия мәчете турында да сүз булды. Район башлыгы Тәтеш мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновның хезмәтен югары бәяләде һәм бүгенге көндә районда 15 мәхәллә барлыгын билгеләде.

Рәсми очрашу ахырында алар истәлекле бүләкләр алмашты. Рәмис Сафиуллов мөфтигә хөрмәт йөзеннән танылган  сынчы Наил Гафаровның иҗат эшен бүләк итте.

Шулай ук Камил хәзрәт район администрациясенең конференц-залында көньяк-көнбатыш төбәге казые, имамнар һәм мөселманнар активистлары белән очрашу үткәрде.

Чара Коръән сүзләре белән башланып китте. Камил хәзрәт районга һәм барлык Татарстанга тынычлык һәм бәрәкәт сорап дога кылды. Тәтеш руханилары белән мөфти казыятнең агымдагы эшчәнлеге турында сөйләште, яшьләрнең радикальләшүенә каршы торырга һәм халык арасында дәгъватлау эшчәнлеген ныгытырга чакырды.

Камил хәзрәт үзенең мөрәҗәгатендә исламның матурлыгын һәр кеше үз мисалында күрсәтергә тиешлеге турында әйтте. Мөфти фикеренчә, бу этник һәм дини җирлектә барлыкка килергә мөмкин күп кенә аңлашылмаучанлыкларны юкка чыгарырга ярдәм итәчәк.

Моңардан тыш, Камил хәзрәт чарага килүчеләргә мөфтиятнең эшчәнлеге турында сөйләде һәм агымдагы елда булган планнар белән бүлеште.  Ул ТР МДН 2015 елны “Татар дин галимнәре елы” буларак үткәрүен искәртте.

“Хәзерге вакытта күп кенә күренекле татар мәгърифәтчеләренең китаплары нәшер ителүгә әзерләнә. Район имамнарының төп бурычы Татарстанның рухи мирасын өйрәнү һәм яңа буынга тапшыру”, - дип әйтте хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана