"Азан" радиосы тапшыруларын тыңларга, карарга һәм сорау биреп, аларда катнашырга да була

11 февраль 2015 ел 14:17

«Азан» - Ислам авазы интернет радиосында һәр атнаның пәнҗешәмбе иртәсендә, турыдан-туры эфирга "Ислам тәгълимәтләре" тапшыруы чыга. Тапшыру кунаклары - Казан шәһәре мәчетләрендә имамлык итүче укымышлы хәзрәтләр, дин белгечләре. Яңа тапшырулар, кызыклы әңгәмәләр , интерактив аралашу -болар барысы да бүгенге көн таләбе. "Азан" - Ислам авазы интернет радиосы менә шуларны күздә тотып, студия кунаклары, тыңлаучылар белән бергә борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшә һәм бергәләп чишү юлларын эзли.

Хэзер “Азан” тапшыруларын радиодулкыннар аша ишетеп кенә калмыйча, телеэкраннар аша күзәтеп бару мөмкинлеге дә бар.Моның өчен бары радио сайтына http://radioazan.ru/ кереп "Сетевизор" дигән бүлеккә басу җитә. Һәм сез радио тыңлаучыдан телевизор караучыга әвереләсез!

12 февраль иртәсендә Азан радиосы студиясенең даими кунагы Казан шәһәре Авиатөзелеш районының Салихҗан мәчете имам-хатыйбы Нурислам хәзрәт Ибраһимов кабат микрофон алдында.

Сөйләшү темасы : «Дөньяның асылы. Ахирәткә илтүче юл».

Әгәр шушы темага кагылышы сорауларыгыз бар икән, рәхим итеп «Азан» радиосы студиясенә шалтырата аласыз. Тел.8(843) 202 07 97. Электрон адреска языгыз radioazan@mail.ru. "В контакте" социаль челтәрендә эшләүче төркемгә кушылып, www.vk.com/radioazan сорауларны биредә дә язып калдыра аласыз. "Азан" интернет радиосы сезнең фикерләрне-сорауларны көтә!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана