Казанның Ярдәм мәчетендә күрмәүчеләр өчен чираттагы курслар башланды

11 февраль 2015 ел 15:12

Казанның  Ярдәм мәчетендә күрмәүче мөселманнарның чираттагы курслары башланды. Курслар 30 көн дәвам итәчәк. Укуда Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән  80 инвалид катнаша.

Программа кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр Брайль системасы буенча Коръән уку күнекмәләрен алачак, сира, гакыйдә, фикхны һәм компьютерны үзләштерәчәк. Татарстандагы күренкеле ислам мәгърифәтчеләре, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре белән очаршулар, төрле викториналар да  көтелә.

Курсларны оештыручылар килүчеләргә яшәү, ашау-эчү, уку, хезмәт күрсәтү, шулай ук ике як юл өчен дә түләячәк. Курслар төгәлләнгәннән соң һәрбер катнашучы “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тарафыннан эшләнгән күрмәүчеләр өчен мөселман китапханәсеннән аудио-китап алачак. Укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләргә Луи Брайль системасы буенча басылган Коръән китабы бүләк ителәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана