Пәйгамбәребезгә багышлап уздырылган конкурста җиңүчеләргә китаплар бүләк ителде

12 февраль 2015 ел 17:26

Мәүлид бәйрәме уңаеннан “Дин вә мәгыйшәт”нең ноябрь санында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләмгә багышланган шигырьләр конкурсы, ә “Умма” газетасында викторина игълан иткән идек. Ике ай дәвамында укучыларыбыздан викторина сорауларына уңай җаваплар алдык. Безне Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышы белән кызыксынучылар арасында мәктәп яшендәге балаларның да, өлкән яшьтәгеләрнең дә булуы бик сөендерде.

Ә шигырь конкурсына йомгак ясау – бер кочак шигырь арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңелләрдән булмады. Шулай да жюри Казаннан Рифат Сәлахов, Чүпрәледән Сания Шәрәпова һәм Әгерҗедән Асия Корбангалиева, Казаннан Нурфия Халикова, Әгерҗе районы Кичкетаң авылыннан Рәмзия Җиһангәрәева, Яңа Чишмә районы Акбүре авылыннан Рамилә Вәлиуллина, Казаннан Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Яшел Үзән районы Бишнә авылыннаннән Сөмбелә Абдуллина, Кама Тамагы районы Балчыклы авылыннан Ләйсән Сәгъдиева, Казанның Вознесение бистәсеннән Камил Рамазановларның шигырьләрен югары бәяләде.

Бүген Диния нәзарәтендә аларның кайберләрен бүләкләү тантанасы булды. ТР МДНнең дәгъвәт бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында сөйләгәннән соң, шагыйрьләр Рифат Сәлах һәм Нурфия Халиковага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләрне тапшырды. Аларга иҗат уңышлары һәм киләчәктә дә мөфтият тарафыннан үткәреләчәк конкурсларда катнашырга чакырды.

Ә конкурста уңышлы шигырьләре белән катнашкан барлык шагыйрьләргә, шулай ук “Умма” газетасында үткәрелгән викторина сорауларына дөрес җаваплар җибәргән укучыларыбыз – Сания Гыйльманова, Айгөл Мөхәммәтҗанова, Мәүлетдин Галиев, Раилә Хәйруллина, Роза Миронова, РәшидәХөснуллина, Гөлкәй Мөхәммәтҗанова, Ильвина Миназовага котлауларыбызны җиткереп, бүләкләребезне юллыйбыз.

Мондый конкурсларны даими алып барырга уйлыйбыз, аның алдагысы “Дин вә мәгыйшәт”, “Умма” газетасында һәм  dumrt.ru сайтында игълан итәрбез.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана