Мәдрәсә мөгаллимнәре программалар әзерләү буенча киңәш тотты

13 февраль 2015 ел 13:47

12 февраль дә Татарстан мөфтиятендә мәдрәсәләргә уку-укыту программаларын әзерләүче эшче төркем җыелышы үткәрелде. Әлеге җыелышта республиканың әйдәп баручы мәдрәсәләре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәгарифен үстерү буенча федераль ресурс үзәге вәкилләре катнашты.

Мәгълүм булганча, Татарстанда “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары” эшләнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, мәдрәсәләр, ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре ике ел дәвамында стандартларны әзерләде. 2012 елда мәгариф өлкәсе белгечләре һөнәри мөселман мәгариф оешмаларында (мәдрәсәләрдә) аудит уздырдылар.

Татарстан мөселман уку йортлары Уку-укыту методик берләшмәсе оештырылды. Әлеге берлекне Россия ислам институты ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкли. Уку-укыту-методик берләшмәнең төп эшчәнлеге – һәр мәдрәсәнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Татарстандагы мөселман башлангыч һәм профессиональ урта уку йортлары өчен бердәм стандартлар төзү. 2013 елның 19 апрелендә бердәм стандартларны әзерләү һәм гамәлгә кертү буенча эшче төркем оештырылды.Профессиональ урта мөселман мәгарифе өч дәрәҗәгә бүленде: башлангыч, база һәм югары белем бирү дәрәҗәләре. Алга таба өч дәрәҗәгә туры килгән уку-укыту буенча стандарт проектларын әзерләү эше башланды.

Хәзерге вакытта өч юнәлештә стандартлар расланды:

“Ислам фәнннәре һәм тәрбия”, башлангыч әзерлек;

“Ислам фәнннәре һәм тәрбия, гарәп теле” , төп әзерлек;

“Ислам фәнннәре һәм тәрбия, гарәп теле”, югары әзерлек.

Әлеге стандартлар мәгариф һәм фән министрлыгы экспертизасын уңышлы үтте. Стандартларны Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин раслады (12.11.2014. №74 “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартларын раслау һәм гамәлгә кертү турындагы” боерыгы). Боерык нигезендә, 2015-2016нчы уку елыннан башлап, ТР МДНнә караган мәдрәсәләрдә шәкертләргә белем әлеге стандартлар нигезендә биреләчәк.

Бүгенге көндә мәдрәсәләр алдында барлык дәресләр буенча бердәм программалар әзерләү һәм уку йортларын дәреслекләр белән тәэмин итү бурычы тора.

Нәзарәттә узган эшче төркем җыелышында сүз менә шушы хакта барды да. Оештыру эшләре җитәкчесе итеп “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин билгеләнде. Аның тарафыннан барлык дәресләр биш төркемгә бүлеп каралды: Коръән дәресләре, сира һәм ислам тарихы, гарәп теле, шәригать дәресләре, дөньяви дәресләр. Һәр төркемне мәдрәсәләрнең әйдәп баручы мөгаллимнәре җитәкләячәк.  

Киңәшмәдә катнашучылар ТР МДНнең уку-укыту бүлегенә булган дәреслекләр исемлеген һәм җитмешмәгән дәреслекләр исемлеген төзү эше йөкләнде. Шулай ук мәдрәсәләр өчен уку-укыту программаларын төзү тәртибе расланды. Аларның барсы да аттестация узарга тиешле.

Шулай итеп төркем җитәкчеләре бер атна дәвамында программаларны төзүчеләр исемлеген барларга тиешләр, апрель ахырына инде барлык программалар әзерләнеп беткән булырга тиеш.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана