Чаллыда мөселманнарның чаңгы ярышы үткәрелде

15 февраль 2015 ел 12:50

14 февральдә Чаллының “Яр буе” паркында шәһәр мөселманнарының Чаллы мөхтәсибәте призына чаңгы ярышлары үтте. Көн кояшлы, тыныч иде. Шуңа күрә ярышны тамаша итәргә килүчеләр дә шактый булды. Ул 40 яшькә кадәргеләр һәм аннан өлкәнрәкләр төркемнәрендә ике чакрымлы трассада барды. Җәмгысе чаңгы ярышында 67 кеше катнашты. Аларның күпчелеге яшьләр иде. Шулай ук “Акмәчет” мәдрәсәсе шәкертләре дә килде. 

40 яшькә кадәргеләр төркемендә беренче урынны “Тәүбә” мәчетеннән Айнур Сәләхетдинов яулады. Икенче, өченче урыннарда Илнар Шәйхетдинов (“Кәүсәр”) һәм Илдус Мәүлиев.

40 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә призлы урыннар яулаучылар: I - Ренат Галләметдинов (“Ак мәчет”), II - Фәрит Шакиров (“Чишмә”), III - Вәзигулла Шәйхуллин (“Нур-Ихлас”).

Җиңүчеләр имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин кулыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. 

 Чаңгы ярышында шәһәрнең 11 мәчете вәкилләре катнашты. Иң күп катнашучылар “Ак мәчет” мәдрәсәсеннән , “Рамазан”, Җәмигъ, “”Нур-Ихлас” мәчетләреннән булды. Ярышлар тәмамлангач анда катнашучылар һәм аны күзәтүчеләр пылау һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Аннары мөселманнар өйлә намазына таралды. 

 Фотоларда: ярышта катнашучылар; Әлфәс хәзрәт җиңүче Айнур Сәләхетдиновка бүләк тапшыра; 40 яшькә кадәрге төркемдә җиңүчеләр; 40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында җиңүчеләр Әлфәс хәзрәт белән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана