Шушы көннәрдә Буа мәдрәсәсендә Коръән -хәтем чыгу тәмамланды. 2014 елның 24 октябреннән башлап һәр атнаның җомга көнендә 100дән артык мөселман 2 шәр җөзә укыдылар. Буа мөселманнары Изге китап аятьләрен ТР МДН һәм РИУның Коръән хафизлар үзәге юллаган хафиз җитәкчелегендә укыдылар.
Дини чарада мәдрәсә директоры Рәшид Маликов Коръән кыйммәте хакында вәгазь сөйләде. Барча мөселманнар дога әйтеп һәм җәмәгать булып җомга намазын кылдылар.