Татарстан мөфтие Төркиядә

16 февраль 2015 ел 16:39

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе 16-21 февраль көннәрендә Төркиягә эшлекле сәфәр кыла. Делегация составына мөфтинең  беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов керде. Шулай ук Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, Россия мөселман эшкуарлар ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев мөфти белән бергә сәфәрдә.

Татарстан мөфтиятенең чит илгә сәфәре үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре кору һәм Төркиядәге дини эшләр белән танышу максатыннан оештырылды.

Әлеге сәфәр кысаларында Төркиянең дин эшләре буенча идарәсе җитәкчесе Мәхмет Гермез белән очрашу да каралган. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана