Россиянең Төркиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе ТР МДН делегациясе белән очрашты

17 февраль 2015 ел 09:49

Төркиягә эшлекле сәфәр кысаларында ТР МДН делегациясе Анкара шәһәрендә Россиянең Төркиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Карлов белән очрашты.

Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов, Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин һәм Россия мөселман эшкуарлар ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев катнашты.

Камил хәзрәт илчегә Татарстан мөфтияте һәм Төркиянең дин эшләре буенча идарәсе арасында урнашкан мөнәсәбәтләр, хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә алышу турында сөйләде.

Андрей Карлов үз чиратында мөфтигә әлеге очрашу өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм ике  оешма арасында мөнәсәбәтләрне үстерүгә булышлык күрсәтәчәген әйтте.

Очрашу ахырында мөфти үз чиратында ТР МДН исеменнән Андрей Карловка истәлекле бүләк тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана