«Азан» радиосы «Кстати говоря» тапшыруын яңартылган форматта тыңларга чакыра

17 февраль 2015 ел 15:49

Хәзер “Кстати говоря” тапшыруын ике телдә: русча һәм татарча ишетергә була. Биредә һәр атнаның  дүшәмбе көннәрендә туры эфирда ислам дөньясында көн кадагына сугучы мәсәләләрне уртага салып сөйләшәләр, бергәләп аларны чишү юлларын эзлиләр. Студия кунаклары танылган дин белгечләре, республикабызда ислам динен үстерүгә  хезмәт куючы дин әһелләре.

Кунаклар белән әңгәмәне 10 сәгать 30 минутта Алмаз Әхмәтҗанов  рус телендә алып бара. 11 сәгаттә  исә Эльвира Мутавалова «Кунакханә» тапшыруында студия кунаклары белән аралашуны татар телендә дәвам итә.16 нчы февральдә яңгыраган беренче тапшыруның кунагы Татарстан җөмһүрияте Изге Коръән вә Пакъ Сөннәт өйрәнү үзәге мөдире Фәрид хәзрәт Сәлман иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана