Мөфтият вәкилләре Коръән өйрәнү буенча уку-укыту программалары белән таныштылар

18 февраль 2015 ел 13:43

Төркия Дин эшләре идарәсенең мәгариф департаменты директоры Али Әрбаш мөфтият вәкилләренә уку-укыту программалары турында сөйләде. Аерым алганда департамент җитәкчесе  имамнар өчен җәйге Коръән өйрәнү курслары программасы, Изге китапны бала чактан ук яттан белүчеләр - Коръән-хафизлар әзерләүгә кагылышлы тәртипләр белән таныштырды.

Моннан тыш Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясе Төркиягә сәфәре кысаларында Дин эшләре идарәсенең Голәмәләр шурасы әгъзалары белән очрашты. Очрашуда Татарстан мөфтие нәзарәтнең Голәмәләр шурасы эшчәнлеге һәм үзара хезмәттәшлек итү мөһимлеге хакында җиткерде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана