Мөфти Төркиядә укучы Татарстан шәкертләре белән очрашты

18 февраль 2015 ел 13:47

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясе Төркиягә сәфәре кысаларында Анкара дәүләт университетында булды. Биредә алар теология факультеты белән таныштылар. Университетта мөфтигә Муса Бигиев, Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани турындагы төрекчә китапларны бүләк иттеләр.

Татарстан вәкилләрен уку йортында профессор Исмәгыйл Хаккы Унал каршы алды. Остаз әфәнде университетның уку-укыту программалары хакында сөйләде. Татарстанлылар университет аудиторияләрен, китапханәсен карагач, биредә гыйлем алучы студентлар белән аралаштылар. Биредә безнекеләр Россия ислам институтының рәсми юлламасы нигезендә магистратурада укыйлар, татар дин әһелләре мирасын өйрәнәләр. 

МӨФТИЯТ ВӘКИЛЛӘРЕ КОРЪӘН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА УКУ-УКЫТУ ПРОГРАММАЛАРЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫЛАР

ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН ТӨРКИЯНЕҢ ДИН ЭШЛӘРЕ ИДАРӘСЕ ҖИТӘКЧЕСЕ МЕХМЕТ ГӨРМЕЗ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

РОССИЯНЕҢ ТӨРКИЯДӘГЕ ГАДӘТТӘН ТЫШ ҺӘМ ТУЛЫ ВӘКАЛӘТЛЕ ИЛЧЕСЕ ТР МДН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

ТАТАРСТАН МӨФТИЕ ТӨРКИЯДӘ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана