Мөфти Рәфыйк Мөхәммәтшинне юбилее белән котлады

19 февраль 2015 ел 10:38

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның туган көне. Мөхтәрәм галим магаллимгә 60 яшь тулды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәфыйк әфәндене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән гомер бәйрәме - юбилее белән котлады:

“Рәфыйк хәзрәт, Сез Россия мөселманнарына дистә еллар дәвамында динебез үсеше өчен зур тырышлыклар куючы галим, остаз,  зыялы, мөхтәрәм шәхес буларак билгеле. Дини мәгариф, фән өлкәсендә киң колачлы эшчәнлек алып баруыгыз барча татарларда соклану, ихтирам хисе уята!  Бүгенге көндә Сез укыткан, киңәш биргән һәм ярдәм кулы сузган  йөзләгән шәкертләр өммәтебезгә тырышып хезмәт итә. Иманлы, динле һәм нык рухлы булырга чакырып кылган күркәм гамәлләрегез безгә дини эшчәнлек алып баруда үрнәк булып тора.

Динебез, республикабыз һәм халкыбызның алгарышы өчен куйган хезмәтегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне, гаиләгезне, туганнарыгызны  нигъмәтләре белән куандырып торсын,  җан тынычлыгы бирсен!  Эшләрегезне уң кылып, изге гамәлләрегезнең әҗер-савапларын мулдан бирсен! Раббыбызның чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсен.

Аллаһка итәгать итеп, ярдәменә өметләнеп кылган догаларыбыз кабуллардан булып, ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт язсын! Амин”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана