Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең дин эшләре идарәсендә

19 февраль 2015 ел 12:00

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН  делегациясенең Төркия башкаласы Анкара шәһәренә эшлекле сәфәре берничә мөһим очрашу белән тәмамланды.

Мөфтият вәкилләре Төркиянең дин эшләре буенча идарәсенең “Вакыф динәяте”ндә булды. Биредә оешманың попечительләр шурасы рәисе Мәзхәр Билгин белән очрашу үтте. Татарстан кунакларын Төркиянең вакыф системасын үстерү тәҗрибәсе белән таныштырдылар һәм бу юнәлештә үзара хезмәттәшлек итү юлларын барладылар.

Моңардан тыш,  Төркиянең дин эшләре буенча идарәсенең мәгариф департаменты директоры Али Эрбаш һәм Халыкара департамент җитәкчесе Хәлиф Кескен белән дә очрашулар булды. Анда үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана