Мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Татарстан Республикасының “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләк 19 февральдә Рәфыйк Мөхәммәтшинның юбилее уңаеннан уздырылган тантаналы чарада тапшырылды.
Әлеге зур бүләк республиканың дәүләт, икътисад, социаль һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелә.