Актанышта мөслимәләр дини гыйлем тарата

24 февраль 2015 ел 12:52

Актаныш мөхтәсибәтенең җәмигъ мәчетендә Мөслимәләр берлеге вәгазь сөйләү кичәсен уздырды.

Мәҗлесне Руслан хәзрәт ачып, Мөслимәләр эшчәнлегенә рәхмәтен белдерде.

- Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. үрнәгендә яшәргә омтылабыз. Аның тормыш иптәше, кыз балалары аша да дин таралган. Аллага шөкер, районыбызда мөслимә хатын-кызларыбыз тормышта да, гаиләдә дә бик актив. Мәчетебездә дә 100дән артык хатын-кыз белем ала, кызлар да якшәмбе көнне укырга йөри. Кыз балаларыбызга да динебезгә, җирлегебезгә, милләтебезгә хезмәт итүчеләр булып үсеп җитәргә Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсен. Пәйгамбәребез с.г.в. туган айдан соң күрдек - дөньяда аның сурәтен ясап, динебезне мәсхәрә кылучылар булды. Аллага шөкер, коткыга бирелмичә, күп җирләрдә "Мин пәйгамбәрне яратам" акциясе үтә. Кол Шәриф мәчетендә дә җомга вакытында Татарстан Диния нәзарәте әлеге акцияне үткәрде. Значоклар таратып, безгә хөрмәт күрсәттеләр, салаватлар әйтеп, күркәм чара үтте. Актанышта да шулай эшләргә ниятләдек. Аллаһ йортына килеп үгет-нәсихәтләр тыңлавыгыз өчен, динне өйрәткәнегез, өйрәнгәнегез өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын сезгә, - диде ул.

Кичәләрне оештырып алып баручы Сумия Гарифуллина үзе дә: "Аллаһы Тәгалә җәннәт әһелләренә күзләре күрмәгән, колаклары ишетмәгән, акыллары, калебләре белмәгән нигъмәт, рәхәтлек, хикмәт әзерләде, дигән", - дип, хак юл белән яшәргә чакырды. Остаз-мөгаллимәләребез, хаҗияләребез гыйбрәтле вәгазьләр сөй­ләделәр. Рима (Әминә) Имамова пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең күркәм холкы, Ләйсән Кадырова Исламда - хатын-кыз, Зөһрә Закирова тәкәбберлек хакында. Элина Арсланова татарларда вәгазь сөйләү тарихы белән таныштырды. Тын да алмый, йотлыгып тыңлады мөслимәләребез.

Районда мөслимәләр хәрәкәте җәелгәннән-җәелә бара. Шунлыктан, кичә барышында да тәкъдим- фикерләр дә яңгырады:

- һәр вәгазьне аерым дәрес рәвешендә үткәрү;

- кызыксыну-сораучылар күп булганлыктан, вәгазьне матбугат аша район халкына да тәкъдим итү. Мөслимәләребез район авылларына чыгып, дини укуларда катнашу, гыйлем өйрәтү, дәгъват эше белән дә гел хезмәттә.

-  Авылларга чыгабыз. Һәркайсыбыз үз өендә генә гыйбадәт кылып, алган һәм туплаган белеме белән уртаклашып, башкаларны да өйрәтмәсә, кеше каян белер? Мәчетләребезгә килүче хатын-кызларыбызга Мөхәммәд с.г.в., Ислам дине, аның кагыйдәләре, тәртипләре, гыйбрәтле-хикмәтле хәлләр турында сөйләгәч, тетрәнеп елыйлар, белми идек, диләр, - дип, Зөһрә Закирова халык белән эшләүнең җавапчылыгын да, сорауның зур булганын да искәртте.

Кеше күңеле бик нечкә. Дин гыйлемен дөрес итеп һәр кешегә аңлату бик олы вазифа. Мөслимәләр берлегендә һәр ай саен үткәрелеп килүче максатчан кичәләр районда гына түгел, республикада да матур башлангыч булып тора. Хатын-кыз җилкәсендә табигать тарафыннан да, җәмгыять тарафыннан да йөкләнгән бурычлар җаваплы - үзеңнән соң матур дәвам калдыру. Гаиләгә, балалар тәрбияләүгә, эш урыныңда башкарылган вазифаңа зыян китерми җәмәгать эше белән дә шөгыльләнү хатын-кыздан бик күп көч, вакытның дөрес бүленешен таләп итә. Мөслимәләр эшчәнлеге бүген үзенең матур үрнәген күрсәтә икән, аларның һәр кешегә барып җитүдә нәтиҗәлелеген арттыруда отышлы юлларны эзләргә кирәк. Хикмәтле сүз, файдалы гыйлем бүген һәркемгә дә кирәкле байлык. Очсызланмый да, кыйммәтен дә югалтмый.

Ләйсән ТИМЕРОВА

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана