23 февральдә Яшел Үзәннең Әбү Хәнифә исемендәге мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен Ислам нигезләре һәм тарихына багышланган викторина үткәрелде. Викторинага ктанашырга җыелган балаларны ТР МДН дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин сәламләде. Нияз хәзрәт балаларга дини гыйлем алуның мөһимлеген һәм аларга таянып яшәүнең әһәмиятен аңлатты. Сәхабәләр тарихы хакында сөйләде.
Викторинада барлыгы 75 бала катнашты. Иң күп балларны Бакырчы авылыннан килгән балалар җыйды.