Чираттагы дини тәрбия дәресе үткәрелде

24 февраль 2015 ел 14:53

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында  “Беренче тәрбия дәресләре” циклыннан   “Чын ирләр чын аналардан туа” дип исемләнгән икенче очрашу узды. Очрашуга яшь гаиләләр, гаилә корырга ният тоткан кызлар һәм егетләр җыелды.Чараның мөхтәрәм кунагы, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гаиләләрне борчыган шактый мәсьәләләр турында сөйләде, яшьләрне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде. Яңа туган балага исем кушу кебек сөннәт гамәлләрне аңлатты.  

Ир бала тәрбиясенең психологик нечкәлекләре, Ислам, шәригатьтән тайпылмыйча, балага дөрес тәрбия бирү серләре турында педагогика фәннәре кандидаты, Россия ислам институты мөгаллимәсе Гөлназ Галәвиева бәян итте.  

Ир бала тәрбиясенең педагогик аспектлары Зөбәйдә ханым Низамова тарафыннан ачылды. 

Катнашучыларның һәммәсе белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана