21 февраль көнне Ак мәчет мәдрәсәсендә механика тарихына багышланган кызыклы лекция узды. Аны физика-математика фәннәре докторы, профессор, КФУның Чаллы институтында (филиал) сәнәгать, гражданлык төзелеше һәм төзелеш материаллары кафедрасы мөдирес Әмир Сибгатуллин алып барды.
Ул чарага килүче шәкертләрне һәм мәхәллә халкын борынгы антиклык чорыннан алып урта гасырларга кадәр барган механика һәм техника үсеше белән таныштырды. Очрашуда катнашучылар куелган темага зур кызыксыну белдерде һәм чараны дәвамлы итү тәкъдиме белән чыкты.