Нияз хәзрәт Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы булды

24 февраль 2015 ел 13:37

20 февраль көнне ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы булды. Бүген  ул Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үтте.

Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, әлеге идарә тармагы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, төрле конфессия вәкилләре һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.

Хәзрәт үзенең дәгъватлау эшчәнлегендә  бурычлы кешеләрдән алимент түләтү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирә. 2014 елда гына да бурычлылар саны 40 970кә  җиткән. Мөселман руханилары исә бу күрсәткечләрне киметү максатыннан һәр көн халык арасында аларның хокуклары һәм бурычларын аңлату юнәлешендә зур эш алып бара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана