Беренче "Кизләү укулары" уздырылды

25 февраль 2015 ел 12:45

Нурлат районының борынгы, тарихи авылы Кизләүдә беренче мәртәбә “Кизләү укулары” оештырылды.  “Кизләү укуларын үткәрү безнең бурыч. Чөнки без җирлек халкына, яшьләргә шәригать кушканнарны аңлатырга, татарларның ислам тарихын өйрәтергә тиеш”, - дип сөйләде Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов.  

Кизләү авылы тарихы 18 йөз башына барып тоташа. Данлыклы Кизләү мәдрәсәсендә үз заманында Утыз Имәни, Нәҗип Думави кебек танылган шәхесләр гыйлем алган.

Бүгенге көндә Кизләүдә ике мәчет бар. Дини, фәнни чара яңа мәчеттә узды һәм анда өлкәннәр дә, яшьләр дә катнашты.  Дин әһелләренең тирән эчтәлекле вәгазьләре, җирлек тарихы  турындагы чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады.

Мәчет имам-хатыйбы Илшат хәзрәт Динмөхәммәтов фикеренчә, яшьләр авылда бер җәмәгать булып оешып киләләр. “Аларга динебезне, тарихыбызны аңлату өчен шушындый мәҗлесләр бик тә кирәк”, - диде ул. 

"Кизләү укулары"н алга таба республика күләмендә оештырырга ниятлиләр.

Кизләү мәдрәсәсе һәм аның мөгаллимнәре тарихыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана