Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгендә татар дин галимнәренә багышланган чара була

25 февраль 2015 ел 13:13

26 февраль көнне сәгать 14.00дә ТР Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгендә “Татар дин галимнәре-мәгърифәтчеләре фикерләрен өйрәнү һәм популярлаштыру мәсьәләсе” дигән темага “түгәрәк өстәл” уздырыла. Аның кысаларында татар дин галимнәре мирасының өйрәнелү дәрәҗәсе һәм заманча юнәлешләре; татар дин галимнәре фикерләренең XXI гасырда актуальлеге һәм аларга булган ихтыяҗ; татар дин гыйлемен популярлаштыру һ.б көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак.

Чыгыш ясау вакыты – 5-7 минут. Катнашу өчен гаризалар 25 февральгә кадәр кабул ителә, диелә ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәрендә. Элемтә өчен ascoldan@gmail.com адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана