Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре һәм дәгъват бүлекләре асыл татар егетләрен һәм кызларын – мөселман яшьләрен аралашу-танышу кичәсенә җыя. Милләтебезнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге, Ислам нигезләре, заман яшьләренең хис-кичерешләре, заманча тормыш һәм технологияләр – болар барысы да очрашуда мәртәбәле кунаклар тарафыннан яктыртылачак.
Очрашу урыны – Диния нәзарәте бинасы (Лобачевский урамы 6 нчы йорт)
Очрашу вакыты – 26 нчы февраль, сәгать 18.00 дә.
Элемтә өчен телефоннар: +79270333142, +79600554329.