Россия Президентының Дини оешмалар белән эшләүче департаменты вәкилләре нәзарәттә

26 февраль 2015 ел 14:03

Бүген мөфтияткә Мәскәү кунаклары килде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Президентының Дини оешмалар белән эшләү буенча департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, аның урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Александр Жданов белән очрашты.

Сөйләшүдә шулай ук Татарстан Президентының Дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөфтинең фән һәм мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР МДН Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.

Очрашуда сүз агымдагы дини эшләр хакында барды. Фонд белән алга таба хезмәттәшлек итүгә планнар корылды.

Мөфти хәзрәтләре бүгенге көндә татар халкының дини, тарихи һәм мәдәни мирасын саклауда Татарстан җитәкчелегенең зур ярдәм күрсәтүен билгеләп узды. 2015 ел мөфтият тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак уздырылуы хакында сөйләде.

Фикер алышудан соң ТР МДН Аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин кунакларны “Хузур” нәшрият йорты белән таныштырды. Аларга нәшрият йорты интернет-проектлары, китаплары  хакында сөйләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана