Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимәләр бәйгесе” үткәрелде

03 март 2015 ел 10:19

1 март якшәмбе көнне Кукмара мәдрәсәсендә белем алучы хатын-кызлар төркемнәре арасында бәйге үткәрелде. Инде күркәм традициягә әверелгән конкурсның максаты – талибәләрнең белем осталыкларын сынап карау, татар мөслимәләренең рухи тормышын чагылдыру, гадел ярыш мисалында җәмгыятебездә мөселманча яшәү рәвешен популярлаштыру.

   Бәйгедә 3 нче һәм 4 нче курсларда укучы дүрт команда катнашты. “Ихлас”, “Ахирәтләр”, “Иман нуры” һәм “Яулыклы күңелләр” дип исемләнгән 5 кешелек төркемнәр иң элек “Сәламләү” конкурсында ярыштылар: девизларын әйттеп, команда атамасы асылын аңлаттылыр, үзләре белән таныштырдылар. Соңыннан командалар Коръән уку, вәгазь сөйләү буенча осталыкларын күрсәттеләр. 

Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан 2015 ел “Татар дин галимнәре елы” дип игълан ителү уңаеннан, бәйге программасына милләтебезнең дини зыялыларына багышланган бүлек тә кертелгән иде. Анда төркем вәкилләре тарафыннан Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Ә.Максуди һәм К. Нәсыйри турында мәгълүмат җиткерелде.

Тамашачылар игътибарын җәлеп иткән конкурсларның берсе – әхлакый тәрбиягә багышланган театральләшкән тамаша күрсәтү булды. Татар халык аваз иҗаты үрнәкләрен барлап, төрле мәкальләрне әйттерү,  милли табышмакларга җавап таптыру уены да бик күңелле үтте. Бәйгенең иң “тәмле” урыны исә “Уңган хуҗабикәләр” конкурсында чагылыш тапты: командаларның җиләк-җимешләрдән әзерләнгән композицияләре искиткеч матур, үзенчәлекле килеп чыкты.

 Шунысын да әйтергә кирәк: программада каралган конкурс-уеннар укучыларның шигырь-мөнәҗәт әйтүләре, алып баручыларның кызыклы һәм файдалы мәгълүмат җиткерүләре белән үрелеп барды. Мәдрәсә мөгаллимнәреннән гыйбарәт  жюри эшен Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина җитәкләде. Призлы урыннарны билгеләүдән тыш, “Коръәнне иң оста укучы”, “Зирәкләр”, “Талантлылар” һәм “Иң уңган-булганнар” номинацияләрендә дә җиңүчеләр тәгаенләнде. Бәйге барышында катнашучыларга сәламләү вә нәсихәт сүзләре белән  Кукмара районы мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин мөрәҗәгать иттеләр. 

Ахырда барлык катнашучыларга иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

Ришат Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе директоры

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана