7 мөхтәсибәт катнашкан мөселманнар спартакиадасы 7 сәгать барды

03 март 2015 ел 10:33

1 мартта  Яңа Чишмә районында хакимият җитәкчелеге ярдәмендә район мөхтәсибәте тарафыннан мөселманнар арасында спартакиада оештырылды. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулуга багышланды.

Республиканың 7 район мөхтәсибәте (Чирмешән,Аксубай, Сарман,Мөслим, Чистай,Түбән Кама,Яңа Чишмә) командалары көч сынашты. Ярышлар спортның биш төре буенча (волейбол, йөзү, кул көрәше, өстәл теннисы, аркан тарту) узды.

7 сәгать дәвамында барган спартакиада түбәндәгеләр җиңү яулады:

Армспорт (кул көрәше) (70 кг.га кадәр)

1 урын – Илалов Ислам (Яңа Чишмә районы)

2 урын – Харисов Радик (Мөслим районы)

3 урын – Закиров Тәлгатъ (Чирмешән районы)

Армспорт (70 кг.нан югарырак )

1 урын – Шәрифуллин Альберт (Чистай районы)

2 урын – Шәрифуллин Рамил (Яңа Чишмә районы)

3 урын – Мостафин Фәнил (Чирмешән районы)

Йөзү (эстафета)

1 урын – Мөслим районы командасы

2 урын – Сарман районы командасы

3 урын – Чирмешән районы командасы

Өстәл теннисы

1 урын – Яңа Чишмә районы командасы

2 урын –Сарман районы командасы

3 урын – Кама Аланы командасы

Волейбол

1 урын – Яңа Чишмә районы командасы

2 урын – Сарман районы командасы

3 урын – Чирмешән районы командасы

Аркан тарту

1 урын – Чирмешән районы командасы

2 урын – Чистай районы командасы

3 урын – Сарман районы командасы

Гомум командалар зачете

1 урын – Яңа Чишмә районы командасы

2 урын – Чирмешән районы командасы

3 урын – Сарман районы командасы

Барлык җиңүчеләр дә кубок, медаль, диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Кунаклар, катнашучылар өчен көн дәвамында кайнар чәй һәм тәмле ризыклар әзерләп  торылды. Төшке аш үзәк мәчеттә оештырылды.

Район мөхтәсибәте барлык катнашучыларга үзенең рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә дә мондый очрашулар оештырылыр дигән теләген җиткерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана