Хәләллеккә багышланган дәресләргә кил!

03 март 2015 ел 10:36

 Чаллы шәһәре мөхтәсибәте мәчетләрдә хәләл һәм хәрамне аңлату буенча дәресләр үткәрә башлады. Укуларга якшәмбе мәдрәсәләре мөгаллимнәре, укучылары – барлык кызыксынучылар җәлеп ителә. Мондый дәресләр ГЭС, “Нур-Ихлас” мәчетләрендә узды инде. Чираттыгы уку 1 мартта “Туфан” мәчетендә булды. Дәресләрне имам-мөхтәсиб урынбасары, Татарстан Диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" комитетының белгечләр төркеме җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов алып бара. Фоат хәзрәт ошбу хакта болай диде: 

 - Кызганыч, әле күпләребез хәләл һәм хәрам белән бәйле мәсьәләләргә җиңел карый, аларны аңлап бетерми. Еш кына ул итнең хәләлме, түгелме икәнен ачыклауга кайтып кала. Ә бит хәләллек мөселман кешесе өчен яшәү рәвеше. Аңа башкарган хезмәтең дә, банк системасы да, күршеләреңә, туганнарыңа булган мөнәсәбәт тә керә. 

Халыкта хәләллелеккә бәйле шәригать кануннарын гореф-гадәт элементлары белән бутау күренешләре дә җитәрлек. Без боларның барсын да укулар барышында тыңлаучыларга җиткерәбез. Һәм мондый дәресләрне барлык мәчетләрдә дә үткәрәчәкбез. Гомумән, хәләллек буенча темаларны көндезге мәдрәсәләр, РИИ уку программаларына да кертү кирәктер дип исәплим. Шул максатны күздә тотып "Хәләл" комитетында хәләллеккә багышлап уку әсбабы әзерли башладык. Ул татар телендә дөнья күрәчәк. Анда продукция чыгаруга бәйле дәүләт стандартлары, ветеринар таләпләр дә урын алачак. Мондый китаплар халык өчен дә бик кирәк. 

Фотода: “Туфан” мәчетендә дәрес бара; Фоат хәзрәт Мөхәммәтов.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана