Мамадыш үзәк мәчетенә хаҗилар җыелды

03 март 2015 ел 11:17

Рухи яктан чисталыкка ирешү, үзләренең асылларына, башлангыч халәтләренә кайту теләге белән Мәккәдә булып кайткан райондашлар белән очрашу күркәм гадәткә керде, дип хәбәр итәләр Мамадыш мөхтәсибәтеннән. Мамадышның үзәк мәчетендә район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, мәчет имам-хатыйбы Наил хәзрәт Вахыйтов катнашында һәм дистәләгән хаҗи-хаҗияләр белән бергә күркәм чара үткәрелде.

Шәһәр үзәк мәчетендә үзенчәлекле бәйрәм көне буена сузылды. Иртәнге сәгатьтән мәчет манарасыннан тирә-юньгә мөнәҗәтләр яңгырады, казанда пылау пеште, халык Аллаһ йортына агылды. Төрле елларда изге сәфәр кылган-ислам диненең бишенче баганасын үтәгәннәр районыбызда икенче тапкыр җыелышты. Әлеге үзенчәлекле вазыйфаны үтәүчеләр гомер буе башкаларга бөтен яктан үрнәк булырга тиеш. Иң яхшы вәгазь – шәхси үрнәк. Бер-бер артлы сүз алган мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте каршында оешкан “Хаҗ-2015“ җитәкчелегенең Мамадыштагы вәкиле, үзәк мәчет имамы Наил хәзрәт Вахитов.

Соңгы арада мөселманнар арасында бик сәер күренешкә тап булырга туры килә. Алар: “Хаҗга бару – иң саваплы эш”,– дип, әллә ничәшәр тапкыр Хаҗга барып кайтулары белән горурлана башлыйлар. Үзләрен бик дәрәҗәле мөэмин дип саныйлар. Бу ялгыш фикер. Илһам хәзрәт шуңа басым ясап узды: хаҗ гыйбадәтен үтәү- сәламәтлеге, малы, юлы имин булган кешегә гомерендә бер мәртәбә фарыз.

Бер мәртәбә хаҗга барган булсагыз, икенче тапкырында үз урыныңа бүтән кешене җибәрегез. Мисалга, кече Хаҗга. Бер тулы хаҗ сәфәре хакына ике кеше кече хаҗ сәфәрен кылырга мөмкин, дип искәртеп узды Наил хәзрәт Вахыйтов.

Җыелышта катнашучы һәркем тәкъдимнәрен, күзәтүләрен дә ирештерә алды. Чарада “Хаҗ” фонды ачу тәкъдиме яңгырады. Хаҗ сәфәрен кылырга теләүче, ләкин финанс яктан кыенлыклар кичергән мөселман кардәшләр өчен матди ярдәмне шунда туплап бару мөмкин булыр иде, диделәр хаҗилар.  Моның белән беррәттән, зоналарда күчмә утырышлар, вәгазь кичәләре үткәрү тәкъдиме яңгырады. Хаҗда булган кешеләргә, мәсәлән, Гаяз абый дип кенә түгел, хөрмәт йөзеннән, Гаяз хаҗи дип мәрәҗәгать итү кирәк дип искәртелде.

Хаҗи-хаҗияләр белән очрашу гадәте дәвамлы булырга охшаган. Киләсе җыелышны 2016 нчы елның 27 нче февралендә, шимбә көнне үткәрү карары белән чараның рәсми өлеше төгәлләнде. Ә соңрак бар халык вәгазь кичәсенә җыелды. Мамадышларга вәгазьне Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде.

Фирая Мингалиева

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана