Коръән өйрәнү түгәрәгенә йөрүче балалар гыйлемнәрен сынады

03 март 2015 ел 14:04

1 мартта Казанның “Нур Ислам” мәчетендә Коръән өйрәнү буенча махсус оештырылган  түгәрәккә йөрүче балалар арасында конкурс уздырылды.

Балалар биредә сентябрь аенна башлап Коръән аятьләрен яталадылар, ислам нигезләрен өйрәнделәр.

Конкурс  кысаларында алар сүрәләр укып күрсәттеләр, исламга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

Балаларның гыйлемнәрен мәчет имамы Фәнис хәзрәт Зарипов һәм түгәрәккә йөрүчеләрне укыткан Әбдрәшит хәзрәт Фәизов бәяләде. Шулай ук чарада ТР МДНнең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин катнашты.

Конкурсның сүрәләрне яттан белүгә багышланган юнәлешендә җиңүчегә өстәл хоккее, ә ислам нигезләре буенча сорауларга иң күп җавап бирүчегә радиопульт аша идарә ителүче машина бүләк ителде. Шулай ук 2,3нче урыннар билгеләнде.

Бер катнашучы да бүләксез калмады. Балалар өчен бүләкләрне мәчет һәм иганәчеләр әзерләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана