Имамнар Голәмәләр шурасы эшчәнлеге турында сөйләштеләр

04 март 2015 ел 01:06

3 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы күчмә пленум утырышы үткәрелде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узган җыелышта, урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре катнашты.

Җыелышта төп сорауларның берсе буларак, Голәмәләр шурасы составы каралды. Мөфти Камил хәзрәт: “Башка илләрдәге Голәмәләр шураларының фәтвә чыгару юнәлешендәге тәҗрибәсе безгә эшчәнлекне тагы да көчәйтү кирәклеге турында сөйли”, - дип ассызыклады. Бигрәк тә бүгенге көн чынбарлыгын, җирлек үзенчәлекләре исәпкә алып чыгарылган фәтвалар булмавы борчый. Шулай ук дини мәсьәләләрдә инкыйлабка кадәр яшәгән татар дин галимнәре хезмәтләренә таяну мөһим.

Алга таба Голәмәләр шурасы эшчәнлеген яңарту һәм көчәйтү  күз алдында тотыла. Бердән, көн дәвамында сорауларны җыеп, адреслы җавап әзерләп җибәрүне оештыру ниятләнелә. Бу эш белән ике дин белгече даими шөгыльләнәчәк. Катлаулы сорауларны исә Голәмәләр шурасы әгъзалары үзләренең җыелышларында тикшерәчәк. Икенчедән, залык белән элемтәне тагын да арттыру өчен махсус сайт булдыру каралган. Биредә гомуми сораулардан тыш, шәхси сораулар бирү мөмкинлеге дә булачак. Җаваплар исә шәхси e-mail га җибәреләчәк. Бу яңа адымнар Голәмәләр шурасы эшчәнлегенең дәрәҗәсен дә, нәтиҗәлеген дә арттырыр дип көтелә.

Пленумда имамнар элеккеге мөфтиләрне Голәмәләр шурасының дәрәҗәле әгъзалары итүне хупладылар.

Шулай ук утырышта Голәмәләр шурасының яңа әгъзалары сайланды. Яңа исемлек нәзарәтнең рәсми сайтына урнаштырылачак. Голәмәләр шурасы үзенең эшчәнлеген Татарстан мөфтие җитәкчелегендә алып барылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана