Чаллыда балаларның 20 нче мәртәбә Коръән уку бәйгесе оештырыла

04 март 2015 ел 12:41

Конкурс ел саен укучыларның язгы каникул чорында республика күләмендә үткәрелә. Оештыручылары - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм “Ислам нуры” дини-эшмәкәрлек үзәге.

Быелгы бәйге 25 мартка билгеләнде. Үткәрелү урыны – шәһәрнең иң зур намаз залына ия булган “Ак мәчет” (Яңа Шәһәр, 2/14, “Ак мәчет” тукталышы. 38-67-02 – “Ак мәчет” имам-хатыйбы).

 Бәйгедә 15 яшькә кадәрге, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид илә укый белүче ир һәм кыз балалар катнаша.

Алар  4 яшь төркемендә бәйгегә үткәрелә:

1. 7 яшькә кадәр.

2. 10 яшькә кадәр.

3. 13 яшькә кадәр.

4. 15 яшькә кадәр.

 15 яше тулганнар бәйгедә катнаштырылмый.

 Бәйге малайлар һәм кызлар арасында аерым-аерым үткәрелә. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнә.

 Җиңүчеләр түбәндәге юнәлешләр буенча билгеләнә:

1. Коръәнне тәҗвид илә карап уку: 0 – 12 балл.

2. Коръәнне тәҗвид илә яттан уку: 5 - 12 балл.

3. Мәкам: 1 – 3 балл.

4. Мөселманча киенеш, үз-үзеңне тотыш: 1 – 2 балл.

 Һәр яшь төркемендә өчәр призлы урын билгеләнә. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә. Кызлар һәм малайлар арасындагы иң яшь катнашучыларга шулай ук призлар бирелә. Спонсорлар аерым катнашучыларга үз призларын бирә ала.

 Бәйгегә мөхтәсибәтләр, Чаллы мәчетләре үзләрендә уздырылучы Коръән бәйгеләрендә җиңүчеләрне юллыйлар. Вәкилләр саны һәр яшь төркемендә 2 кешедән артмаска тиеш. Күрше өлкә, республика вәкилләре бәйгедә башкалар белән тигез шартларда катнаша.

 Бәйге шартлары 19 февральдә Чаллы шәһәре имамнары җыелышында кабул ителде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана