Дин әһелләре балаларга тынычлык һәм ватанпәрварлык төшенчәләре турында сөйләделәр

04 март 2015 ел 13:48

3 мартта Казанның “Сандугач” яшүсмерләр клубында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  “Бердәмлектә көчле без!” дип аталган акция уздырылды. Акция төрле дин вәкилләре белән бергә махсус балалар өчен оештырылды. Чара балаларга Ватаныбыз тарихын җиткерү һәм аларны толерант мөнәсәбәтләр корырга өйрәтү максатынана оештырылды.

Акциягә Татарстанның төп өч конфессия вәкилләре чакырылды – мөселманнар, православлар һәм яхүдләр. Дин әһелләре балаларга Ватанны ярату, бердәмлек, бер-береңне хөрмәт итү хакында сөйләделәр. Шулай ук татарстанлыларның бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертүләре хакында җиткерделәр. Акция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Кадровый резерв” Республика проекты, Казан Епархиясе, Казан яхүдләре дини оешмасы ярдәмендә оештырылды.

Тулы мәгълүмат биредә: В КАЗАНИ ПРОШЛА МЕЖКОНФЕССИОНАЛЬНАЯ АКЦИЯ «МЫ ЕДИНЫ, ПОТОМУ НЕПОБЕДИМЫ!»

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана