Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре һәм дәгъват бүлекләре чираттагы яшьләр очрашуын 12 мартка билгеләде. Бу юлы мөселман яшьләре татар милли көй традицияләрен яңартып, дини мөнәҗәтләр турында сөйләшергә булдылар. Мөнәҗәт әйтүнең килеп чыгышы, сюжеты, мәгънәви эчтәлеге, бүгенге заман күзлегеннән бу жанрның, мәдәни һәм рухи байлык буларак, кулланылышы турында фикер алышу көтелә.
Очрашуга мөнәҗәт әйтүче осталар да чакырылды.
Очрашу Рәсәй ислам университетының актлар залында кичке сәгать алтыда башланачак.
Адресы: Газ урамы, 19 нчы йорт. Рәхим итегез!
Белешмә
Мөнәҗәт — Шәрык әдәбиятларында һәм фольклорында лирик жанр атамасы, дини–интим эчтәлекле әсәр. Аның асылында ягызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша.
Мөнәҗәт — иляһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог ул. Биредә Аллаһ, изге затлар, гадәттә, максималь югарылыкка куелып тасвирлана, ә лирик герой, киресенчә, кечәрәйтелә.
http://tt.wikipedia.org/