Ярдәм мәчетендә Әлмәт кунаклары булып китте

05 март 2015 ел 10:53

Казандагы Ярдәм мәчетенә Әлмәт каласыннан мөселман хатын-кызлары кунакка килеп китте. Алар биредә ай буена дини белем алган күрмәүчеләрнең җыелышында да булдылар.

Аңа кадәр күрмәүчеләрнең биредә алган гыйлеме нәтиҗәсе булып, аларның кылган имтиханы торган иде. Күрмәүчеләр анда Коръәни-Кәрим һәм Пәйгамбәребез (с. г. в.) хакындагы сорауларга сокландыргыч җаваплар биргән иде. Биредә алган гыйлемнәренә карап, үзләренә урыннар да бирелде.

Ижау, Башкортстан, Саранск, Таҗикстан, Бельгия, Чеченстан, Ингушетиядән, Татарстанның Алабуга, Балык Бистәсе, Тәтеш, Чистай районнарыннан Казанга килеп, укучыларның байтагына рәхмәт хатлары тапшырылды. Биредә гыйлем алучыларның күбесе үз төбәкләренә кайткач, күрмәүчеләрне укытырга теләүләре турында әйтәләр, мәчет төзү уе белән йөриячәкләрен белдерәләр, кайберәүләре Коръәнхафиз булырга омтыла икән. Әлмәт каласыннан килгән остазлар һәм җиде күрмәүче кеше биредә гыйлем алганнарның уңышларына шатланып, үзләре дә киләчәкләре турында әйттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана