ТР Язучылар берлегендә иманлы шигърият турында сөйләшү булды

05 март 2015 ел 17:12

5 мартта ТР Язучылар берлегенең киңәшмәләр залында шигърият остаханәсенең чираттагы утырышы узды. Анда шигьриятнең дин белән бәйләнеше турында сөйләштеләр.

Очрашуда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин  катнашаты. Ул борынгы заманнарда ук әдәбиятта дини темага зур урын бирелүе турында әйтте.

“Татар әдәбиятының чишмә башында торган әсәрләрнең күбесе дини темага карый. 20 гасыр башы күренекле язучыларының әсәрләре дә бу теманы читләп үтми. Дин һәм язучыларыбыз тарих буйлап һәрвакыт бергә барды”, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

Сөйләшү барышында язучыларыбыз хәзрәткә төрле дини сораулар бирде, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана