Дини мәгариф өлкәсендә зур хезмәт куйган мөгаллимгә 50 яшь

06 март 2015 ел 13:29

Татарстан мөфтие, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләр Казанның тарихи “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесе Наил хәзрәт Яруллинны якынлашып килүче юбилее белән тәбрикләде.

Наил хәзрәт йөзләгән шәкертләрнең остазы, күп еллар дәвамында республикада дини мәгариф үсешенә зур өлеш кертеп килүче җитәкче.

Наил Фәрит улы 1965 елның 7 мартында Казанда дөньяга килә. 1993 елда Бохараның “Мир-Араб” мәдрәсәсен тәмамлый. Шулай ук Согуд Гарәбстанында һәм Төркиядә  гыйлем җыя.

Белгәнебезчә, данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе 1882 елда Галимҗан хәзрәт Баруди тарафыннан гамәлгә куела. Ләкин 1918 елда ябыла. Кабат исә бик күп татар дин әһелләре тырышлыгы белән 1993 елда торгызыла. 1994 елдан Наил хәзрәт Яруллин биредә мөгаллим булып эшли. 1996 елдан башлап һәм хәзергә кадәр мәдрәсә белән җитәкчелек итә. Гарәп телен, әдәбият һәм тарих фәннәрен укыта.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Наил хәзрәтне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән тәбрикләде. Мөфти котлавын мәдрәсә җитәкчесенә мөфтинең урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җиткерде.

 “Наил хәзрәт, Сезнең дини мәгариф өлкәсен үстерүдә, шәкертләр тәрбияләүдә хезмәтегез гаять зур. Яшьләргә дә, өлкән буын вәкилләренә дә дин гыйлемнәрен җиткерү, Ислам кыйммәтләрен аңлату зур сабырлык, тырышлык, белем сорый торган хезмәт. Менә шушы мәртәбәле, шул ук вакытта авыр хезмәтне дистә еллар дәвамында җиренә җиткереп башкарып килүегез күпләребез өчен үрнәк гамәл булып тора. Киләчәктә дә, уку йортыгызга тугры калып, бергә-бергә уңышлы эшләргә язсын! Аллаһы Тәгалә  Ватаныбыз, милләтебез өчен күп изгелекләр кылып озак еллар дәвамында  хезмәт итәргә ярдәм итсен!” – диелә котлауда. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана