Лениногорскида биш район мөселманнары чаңгыда ярышты

10 март 2015 ел 10:05

8 мартта Лениногорск шәһәре һәм районы мөхтәсибәте ТР МДН, Лениногорск шәһәре администрациясе һәм “Лениногорскнефть” оешмасы ярдәмендә Лениногорск шәһәрендә Әлмәт һәм Урыссу казыяте мәчетләренә йөрүче яшь мөселманнар өчен чаңгы ярышы уздырды.

Барлыгы  биш район мөселманнары катнашты: Лениногорск , Чирмешән, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә.

Яшь мөселманнарны иртәнге сәгатьтә “Ихлас” мәчетендә җылы чәй каршы алды. Теркәлү үткәч кунаклар чаңгыларга бастылыр. Ярышның беренче өлешендә 2 км араны вакытка үттеләр. Бу ярышта 3 урын билгеләнде. Беренчелекне Бөгелмәдән Шарипов Рамил алды. Икенче урынны Әлмәттән Кашапов Мөхәммәд яулады. Өченче  булып Чирмешәннән Салахов Айнур килде.

Ярышның икенче өлеше эстафета рәвешендә үтте. Һәр районнан дүртәр егет сайлап алынды. Чаңгычылар 1 әр км үтеп, нәтиҗә соңгы килүчегә карап билгеләнде. Монда беренчелекне

Бөгелмә алды. Икенче урынга Әлмәт чыкты. Ә өченче буулып Лениногорск егетләре килде.

Бәйрәм дәвамында кунакларга таудан “ватружка”ларда шуырга тәкъдим ителде. Бу чара бигрәк күңелле булып чыкты. Урамда әзерләнгән кайнар чәй табыны, бәрәңге тәкәләре, конфетлар да бик урынлы булды. Шәһәр халкы бу күренешкә битараф була алмады. Алар да кунакларга кушылып бәйрәм иттеләр. Кыскасы, нур өстенә нур өстәлде.

 Өйлә намазыннан соң чангычыларны бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана