Шамаил ясаучы балалар конкурста катнаша

10 март 2015 ел 11:34

Мәгълүм булганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннын шамаилләр конкурсын игълан итте. Татар шамаиле конкурсы ТР МДН оештырган “Минем гаиләмнең шамаиле” республика акциясе кысаларында үткәрелә.

Шунысы күркәм, әлеге конкурста балалар да катнаша ала. Нәзарәткә конкурста катнашырга теләүче балалар үзләренең эшләрен җибәрәләр.

Чаллыдан 11 яшьлек Регина Бәдертдинова шамаил ясау белән мавыга. Беренче шамаилен ул 9 яшендэ ясаган. Регина шамаилләрен туганнарына, дусларына, әби- бабаларына бүләккә бирү өчен, аларны сөендерер өчен ясый икән. Бу һөнәрне аңар укытучы Гөлшат апасы өйрәткән. Күптән түгел Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә булып үткән хәйрия ярминкәсендә 3 шамаилен сатып, акчасын балалар йортына җибәргәннәр.

Конкурс номинацияләре:

Профессиональ каллиграфия.  Әлеге номинациягә пыялага ясалган классик татар шамаилләре кабул ителә.  Җиңүчеләргә премияләр каралган (20 мең сум, 15 мең сум, 10 мең сум). Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк.  Эшләр А4 (210 мм-297мм) -  А2 (420мм-594мм) форматында кабул ителә. Өстенлек стандарт форматларга бирелә (А4, А3, А2).

Һәвәскәр каллиграфия. Әлеге номинациядә автор үзе теләгән техниканы кулланып ясаган шамаилләр кабул ителә.  Җиңүчеләргә премияләр каралган (7 мең сум, 5 мең сум, 3 мең сум). Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк.  

Балалар иҗаты. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне истәлек бүләкләре, грамоталар, рәхмәт хатлары көтә. Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертелергә мөмкин.  

Гаилә ядкаре. Әлеге номинациягә гаилә шамаилләре фотолары кабул ителә. Иң үзенчәлекле эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк һәм шамаилләр күргәзмәсендә урын алачак. Гаилә шамаилләрен саклаучыларга истәлек бүләкләре тапшырыла. Шулай ук аларга шамаилләрендәге  язулар укып күрсәтеләчәк һәм тәрҗемә ителәчәк.   

Конкурста катнашкан иң яхшы шамаилләр күргәзмәсе Кол Шәриф мәчетендә 15 майдан алып 15 июльгә кадәр уздырылачак. Конкурска килгән эшләрне профессиональ жюри һәм 15 -21 май көннәрендә үткәреләчәк тавыш бирүдә катнашучылар бәяли. Җиңүчеләр 21 майда – Идел буе Болгарында  Ислам кабул итү көнендә игълан ителә. Җиңүчеләр “Яңа гасыр” телеканалының татар шамаилләре сәнгатенә багышланган тапшыруларында катнаша ала.  

Конкурс эшләре фотографияләрен  25 апрельгә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фотографияне җибәргәндә авторның тулы исеме, номинация һәм иҗат эше исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат язылган булырга тиеш.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Татар сәнгате һәм мәдәнияте (Татар шамаилләре галереясе) клубы” иҗтимагый оешмасы, “Казан кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана