7 дистә еллар элек язылган солдат хатлары "Азан" радиосында яңгырый

11 март 2015 ел 11:06

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда “Азан” радиосы махсус проект әзерләде. «Письма одного солдата» - (“Солдат хатлары”) дип аталган тапшыру туры эфирда чыга һәм һәр тапшыруда Бөек Ватан сугышы каһарманнарының сәлам хатлары укыла. Сугыш кырларын узып, туган җирләргә барып җиткән хатларда солдат сүзләре, уйлары, теләкләре сакланган. Араларында моң-сагыш белән уралган, сагыну хисләренә төрелгәннәре дә бар, икенчеләре күңелләрне тетрәндереп сугыш афәтен, ачысын ачып бирә...

Хатлар Татарстан Милли музееннан алынды.

Тапшыру һәр атнаның дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә сәгать 8.50, 12.50 һәм 20.50 дә эфирга чыга.

Шулай ук тапшыруларның аудиоязмаларын радионың “В Контакте”дагы төркеменә кереп тыңларга мөмкин -  https://vk.com/radioazan

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана