Мөселман эшкуарлары Төркия консулы белән очраштылар

11 март 2015 ел 11:24

10 мартта Мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев Төркиянең Татарстандагы баш консулы Турхан Дилмач белән очрашты. Очрашуда шулай ук оешманың башка вәкилләре дә катнашты. 

“Дөнья күләмендә караганда, Төркия инвестицияләренең якынча 10%ы Татарстанга туры килә. “Алабуга” икътисад зонасында  Төркия бизнесы киң урын алган. Февраль аенда Төркиянең «Müsiad» мөселман бизнесы ассоциацисе вәкилләре белән очрашулар уздырылды, хезмәттәшлек итүгә планнар корылды. Татарстан һәм төркия арасында багланышлар җитди һәм аларны дәвам итү мөһим”, - дип билгеләп узды Марат Кабаев очрашу вакытында.

Консул үз чиратында мөселман бизнесы ассоциацисе белән багланышлар эшлекле хезмәттәшлек итүдә зур роль уйнар дип, бидгеләп узды. Шулай ук ул: “Төркиянең Казандагы консуллыгы Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясенә һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер”, - дип белдерде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана