Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан федераль университеты дин әһелләре (имамнар, мәчеттә эшләүчеләр, дини уку йортлары мөгаллимнәре) өчен әдәби гарәп теле буенча курс уздыра.
Укулар 2015 елның апрель-декабрь, 2016 елның февраль – декабрь айларында үткәрелә.
Дәресләрне гарәп теле белгечләре уздыра. Укулар тәмамлангач КФУ таныклыгы бирелә.
Курс түләүсез. Тулырак мәгълүматларны Россия ислам университетында (Казан, Газ урамы,19. 318 кабинет) 26 мартта сәгать 19.00дә үткәреләчәк оештыру җыелышында белергә мөмкин.