Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика имамнарын “Адмирал” сәүдә йортында чыккан янгында мәрхүм булганнар рухына багышлап һәм шушы фаҗигадән зыян күргәннәргә ярдәм итүне сорап дога кылырга чакырды.
Бүген, 13 мартта, республика мәчетләрендә җомга намазыннан соң Коръән укып, дога кылыначак. Фаҗигадә гомерләре өзелгән мәрхүмнәрне искә алу, аларның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашу уңаеннан төп чара Кол Шәриф мәчетендә үткәрелә. Башлана сәгать 12.40 минутта.