Яшьләр мөнәҗәт әйтү хакында фикер алышты

13 март 2015 ел 13:57

12 мартта ТР МДНнең яшьләр эшләре һәм дәгъват бүлекләре чираттагы яшьләр очрашуын уздырды. Бу юлы очрашу Россия ислам институтының актлар залында үтте. Очрашуга танылган шәхесләр Мингол Галиев, Гөлзада Сафиуллина, Ильяс Халиков һәм Динар Шәймарданов килгән иде. Алар татар мөнәҗәте тарихы турында, мөнәҗәтләрнең гарәп нәшидләре һәм төрек илаһиятләре белән аермасы турында сөйләделәр, жанр үзенчәлекләрен ачып бирделәр. Һәм, әлбәттә, мөнәҗәт тә әйттеләр.

Шулай ук институт шәкерте Абдулвалий Мөселманов ике телдә нәшид башкарды. Аның өчен бу чыгыш Бөгелмәдә узачак төбәкара мөнәҗәт фестивале алдыннан үзенә күрә бер әзерлек тә булды.  Бөгелмәдә “Зәйтүнә” төбәкара мөҗәт фестивале 15 мартта узачак.

Очрашуда шулай ук логик фикерләүгә, сәнгатьле сөйләм осталыкларын ачыклауга корылган бәйгеләр дә оештырылды. Җиңүчеләргә Гөлзада Сафиуллина истәлекле дисклар бүләк итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана